Shorts
- Көрәш быел да бик кызу һәм мавыктыргыч булды. Келәмдә иң көчлеләр бил алышты. Яшьләр янәшәсендә көрәш ветераннары да бар иде. Шулай ук Казан шәһәреннән дә бик күп яшь көрәшчеләр кайтты. Әмма беренче урынга һәм баш батырга район данын яклап, республикада көрәшеп йөргән спортчылар гына дәгъва кыла алды. Апас Сабан туеның баш батыры булып кабат Раян Нургалиев калды. Яшьләр арасында батыр – Азбаба авылыннан Камил Зыятдинов. Раян Нургалиевның яшьләр арасында Сабан туе батыры булып калганы бар иде. Шулай ук Казан Сабан туенда да баш батыр исемен горур күтәргән егет ул! Сабантуй аңа тагын да онытылмас мизгелләр бүләк итте. Ул икенче рәттән Сабантуй келәмендә иң көчлесе!
- Ранис Тимергалиев яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен “Сугышчан батырлык өчен” медале һәм “Батырлык ордены” белән бүләкләнде. Ранис-Чүрибураш авылының тырыш, хезмәт сөюче Ромиль һәм Залия Тимергалиевларның олы уллары. Өч энекәшенә дә кайгыртучан абый, олы терәк ул. Ранис Тимергалиев 18 яшьлеген каршылаганнан соң, контракт төзеп Ил сагына баса. Беренче көннәрдә үк ул штурм ротасы бүлекчәсе гранотометчик ярдәмчесе итеп билгеләнә, дрон операторы булып та хезмәт итә. Шул вакытта беренче тапкыр яралана.
- “Җиңү варислары” дип исемләнгән чара Апасның Туган якны өйрәнү музее коллективы тарафыннан оештырылды. Велоквест быел икенче тапкыр тагын үзенчәлерәк үтте. Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды. Чарада Апас мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары катнашты. 👍
- Быел Апаста Сабан туена «Сөлге җыю» йоласы үзенчәлекле итеп оештырылып, бәйрәмчә киенгән мәдәният хезмәткәрләре оешмаларга кереп, бәйрәм рухы өләштеләр, күчтәнәчкә — чигелешле сөлгеләр, яулыклар җыйдылар. Аларны район хакимиятендә, “Апастово-информ”да, район мәгариф бүлегендә, исәп-хисап оешмасында җылы каршы алдылар. “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләре исә аеруча сөенделәр.
- Шыгай авылында мәдәният хезмәткәрләре балалар белән берлектә Сабантуйга бүләк җыйды. Авыл урамнарына җыр-моң, шат авазлар таралды. Хуҗа-хуҗабикәләр исә яулык, сөлгеләрен әзерләп көтеп тордылар. “Авылыбыз бердәм һәм милли йолаларны саклап яши. Без Сабантуйга әзер!” – ди клуб мөдире Дамир Камалиев.
- Россия Чик сагы хезмәтенә 108 ел тулу уңаеннан һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләр истәлегенә Апаста зур автойөреш оештырылды. Чарага Апас, Буа, Кайбыч, Кама-Тамагы районнарының чик сагы гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәгән кыю йөрәкле егетләр, абыйлар җыелып, бер-берсе белән күрешеп, бәйрәм белән тәбрик иттеләр, чик сакчылары һәйкәленә чәчәкләр салдылар.Апас урамнары буйлап флаглар белән бизәлгән машиналар колоннасы хәрәкәт итте. Тирә-юньгә горурлык, патриотлык хисе белән сугарылган бәйрәм рухы таралды.
- Иске Әнәле авылында яшәүче Фарис Сәмигуллин йорты янәшәсендә музей ясаган. Биредә элеккеге көнкүреш кирәк-яраклар урын алган. Музейда 300ләп экспонат саклана.
- -Авыл башындагы 8 гектар мәйдан җирдә алмагачлар утыртабыз. 1 гектар җирдә 3,5 мең төп алмагач булачак. Барлыгы 29 мең булыр дип көтелә. 3-4 төрле көзге һәм кышкы сортлы алмалар Краснодар һәм Түбән Новгород өлкәсеннән кайтты. Арада безнең шартларга яраклашканнары да, чит, яңа төрлеләре дә бар, - ди хуҗалык җитәкчесе Алмаз Нуриев. Эшләр көз көне үк башланган. Мәйдан билгеләнеп, биредә бетон баганалар утыртылган. Язын исә тигез, төз рәтләр хасил булган. Челтәрле су юлы ясалып, һәр төпкә су агызу җайланган. Су юлы авыл күленнән сузылган. Алмагач утырту эшендә районның аграр көллият егетләре булыша. Алар иртәнге сәгать 7дә үк хезмәт мәйданында. Хәзерге вакытта 6 мең төп агач утыртылган һәм бәйләнгән.
- Кормаш авылында яшәүче Сөрмәдия апа Зиннәтуллина 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте. Район Советының аппарат җитәкчесе Булат Гатиятуллин, Болынбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Ленар Гайнетдинов иң изге теләкләрен җиткерде. Шулай ук җирлекнең ветераннар Советы да котлады үзен. Балалары да иртәдән янәшәсендә булды.
- Биеш авылында “Рябинушка” үзешчән халык коллективының оешуына 30 ел тулу уңаеннан матур бәйрәм чарасы узды.
- Районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин корбанга малны читтән эзләмәскә киңәш итә. Ветеринария хезмәте вәкилләре фикеренчә, районда корбанлыкка мал җитәрлек. Сарык үрчетүчеләр дә шактый. Бу йогышлы авырулардан саклап калу чарасы булып тора.
- Район мәдәният йортында “Алдынгылар хәрәкәте” активистлары, остазлары җыелды. Биредә бәйрәм рухы хакимлек итте. Фойеда мастер-класслар оештырылды. “Алдынгылар хәрәкәте”нең мәктәпләрдә оешкан беренчел бүлекчәләре командалары ел дәвамында башкарылган эшләренә нәтиҗә ясады, уңышларын барлады.
- Район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән гамәлгә кертелгән әлеге 200 мең сум күләмендәге акчалата ярдәм 2026нчы ел башыннан районда даими яшәүче, дүртенче һәм аннан да соң баласы туган гаиләләргә бирелә. Районда әлеге түләүгә беренчеләрдән булып Апаста яшәүче Марсель һәм Алинә Мифтаховлар гаиләсе ия булды.
- Апасның Миргасыйм мәчетендә уку елы тәмамланды. Мөслимәләр 3 ел дәвамында дин сабаклары үзләштерде. 13 апаслы башлангыч дин белем алу турында таныклыклар алды. “Миргасыйм мәчете каршындагы мөселман мәдрәсәсе шәкертләре 2023 елдан дин белемнәре үзләштерде. Остазлары Люция Зыятдинова янәшәсендә алар гарәп язуын, кагыйдәләрен өйрәнделәр. Имтиханны уңышлы тапшырып, таныклыклар алдылар. Хәзер абыстайлар дини чаралар оештыра, 1 курс шәкертләренә гарәп язуын өйрәтә алалар”, - ди мәчетнең имамы Рамазан хәзрәт Әминов.
- Апаста “Алдынгылар хәрәкәте”нең район слеты узды. Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Тимур Сөләйманов үз бәясен бирде.
- Каратунда яшәүче Таһир абый Мөстәкыймов - әтисе һөнәрен дәвам итүче бәхетле авыл улы. Олы Бакырчы авылында 9 балалы гаиләдә туып-үскән. Яшьтән әтисенә ияреп техника арасында йөргән, тимер-томыр серләренә төшенгән. Инде менә 48 ел техника аның җан дусты. Бүгенге көндә Каратун авыл җирлегендә тракторда эшли. Җирлекнең чисталыгын кайгырта, юлларның торышы өчен дә җаваплы.
- Апас районында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы быел да зур хөрмәт һәм киң колач белән билгеләп үтелде. Бәйрәм чарасы Муса Җәлил урамыннан башланган тантаналы парад белән ачылды. Анда район җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.Батырлар истәлегенә һәйкәлгә веноклар һәм чәчәкләр салынды. Аннан соң район башлыгы Айрат Җиһаншин, район хәрби комиссары Наил Җантимиров һәм кунаклар халыкны Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрикләп чыгыш ясадылар. Шулай ук бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров та катнашты.




